Саба туган якны өйрәнү музеена, безнең чакыруыбызны кабул итеп, якташыбыз, Бөек Ватан сугышында Дан орденының тулы кавалеры булган Килдебәк авылы егете Корбангали Тимергалиевның оныклары, туганнары кайтты. Алай гына да түгел, безнең музей фондына күп кенә кыйммәтле экспонатлар алып кайттылар һәм бүләк иттеләр.
Бүген безнең гимназиядә районыбызнын биология һәм химия укытучылары өчен муниципаль семинар узды.
28 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә районыбызның мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды.
Үткән 23 февраль «Ватанны саклаучылар көне» һәм якынлашып килүче 8 март «Халыкара хатын-кызлар көне» бәйрәме уңаеннан 2 март Лесхоз интернат-йортына Казаннан кунаклар килде, «Батыр» урта һөнәри белем бирү мәктәбенең тренер-укытучысы Коберник Эльмира Җамаловна үзенең спорт командасы белән килде. Спорт һәм музыкаль номерлар күрсәтелде. Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар өчен «Картларны кочаклап» проекты хәйриячеләре татлы күчтәнәчләр җибәргәннәр.
«Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театрларының район фестивале
Олы Арташ төп гомумбелем бирү мәктәбенең "Өмет" драма түгәрәгендә укучылары "Сәйяр" балалар театры фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Алга таба да уңышлар сезгә!
Муниципаль хезмәткәрләрнең чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы узды
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 13 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
1 март көнне Тимершык авылында Саба муниципаль районы командалары арасында Булатов Рәзил Илдус улы истәлегенә хоккей буенча ярышлар узды. 4 команда катнашты. “Көек-Мишә” командасы 1 призлы урынны аулады, 2 призлы урынны "Миңгәр", 3 призлы урынны "Тимершык", 4 призлы урынны “Икшермә” командалары яулады. Командалар күчмә кубок, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
1 март көнне Тимершык авылында яшәүче Гарипов Хәниф Гариф улы 90 яшьлек туган көнен билгеләп узды. Аны Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев А. Х., Саба муниципаль районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнутдинова Л.Н. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алга таба да кәдер, хөрмәттә яшәвен телибез.