27-28 февраль көннәрендә Саба урта мәктәбе һәм «ЦДТ» МББУ базаларында «Сәйяр»балалар-яшүсмерләр театрларының район фестивале булып узды. Фестивальдә катнашу өчен районның мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән 12 һәм мәгариф учреждениеләреннән 21 коллектив театр куелышын тәкъдим итте. Фестиваль дустанә һәм иҗади атмосферада узды, ә тамашачылар бик күп хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алды.
Жюри яшь актерларның югары профессиональ әзерлеген, куелышның тәэсирлелеген һәм геройларның тирән кичерешләрен билгеләп үтте.
Фестивальдә катнашучыларның барысына да иҗади уңышлар, бетмәс илһам, креатив һәм энергия телибез. Сезнең потенциал елдан-ел арта барсын.