Бүген безнең гимназиядә районыбызнын биология һәм химия укытучылары өчен муниципаль семинар узды. «Нәтиҗәле һәм сыйфатлы белем бирүнең нигезе буларак заманча дәрес» дип аталган чара тәҗрибә уртаклашырга һәм укытуның инновацион методларын гамәлгә кертергә омтылучы педагогларны җыйды.
Семинарда узләренең эш тәжрибәләре белән Гимназиябезнең биология укытучылары Валиахметова Г.Г. 5нче д сыйныфында , Кириллова Р.Н. 7нче д сыйныфларында, Галимова Э.И. барлык 7нче сыйныфлар белән химия фәненә нигезлэнеп “Магия камней” дип аталган интерактив уен оештырды.
Семинар эшлекле рәвештә үтте. Семинар ахырында район методисты Анна Рафаиловна алга таба планнар, максатлар куеп, һәр укытучыга уңышлар теләде.