2025 елның 1 марты 22.00 сәгатьтән 2 март 10.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
2 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Югары Симет урта мәктәбендә февраль ае хәрби-патриотик тәрбия айлыгы буларак үтте. Айлык кысаларында, мәктәптә бик күп чаралар үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп җитезлектә , тапкырлыкта көч сынаштылар.
Беренчеләр хәрәкәтенең Саба җирле бүлекчәсе инициативасы буенча, 28 февраль көнне, Эзмә урта мәктәбенең "Беренчеләр Советы" белән берлектә "Ярдәм кулы" акциясе оештырылды.
Хәрәтнең лидерлары, остазлары белән, җирлектә яшәүче тыл ветераны - Зәкия әбинең йорт тирәсен кардан чистарттылар һәм 97 яшь тулган көне белән котладылар .
Хөрмәтле ветераныбызга алга таба да ныклы сәламәтлек һәм имин тормыш телибез!
28 февральдә «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Халыкара сирәк авырулар көне кысаларында, шулай ук яшь буында сәламәт яшәү рәвеше культурасын формалаштыру һәм үстерү һәм башка зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында Саба гимназиясенен Беренчеләре белән «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән акция үткәрделәр.
Акциядә катнашучыларның барысына да буклетлар тапшырылды һәм «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» темасына әңгәмә үткәрелде.
Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары нәтиҗәләре билгеле булды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре әлеге ярышларда актив катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Рамил Шакиров 1нче, Гөлнара Заһидуллина 3 нче урынга лаек булды, Алинә Миннегулова беренче унлыкка керде. Нәтиҗәдә, команда икенче урын яулады.
Районыбызда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту максатыннан, "Яшьләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашучы 6 гаиләгә сертификатлар тапшырылды. Алар арасында Кече Шыңар авылында яшәүче Зиннатовлар һәм Ахметовлар гаиләләре дә бар. Алар районда, республиканың башка почмакларында йорт, фатир сатып алырга яки йорт төзергә хокуклы.
Саба аграр көллиятендә Татар КВН лигасының муниципаль этабы узды. Фестивальдә Югары Симет авыл җирлегенең "Бәлеш" командасы катнашты һәм 8 команда арасында җиңеп, Гран-при яулады. Без командабызга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм алдагы уеннарда уңышлар телибез.
Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 - 15 яшьтән генә түгел, ә башлангыч сыйныфта укыганда ук башларга кирәк. Шуны истә тотып, Олы Шыңар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары балалар өчен авылыбыз умартачысы Мөхәммәтов М.Р. белән очрашу оештырдылар. Марсель абый балаларга бал кортлары һәм аларны тәрбияләү турында сөйләде, сорауларына җавап бирде.