27 февраль көнендә республикакүләм «Сәйяр» театр фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Мәктәп коллективлары татар телендә матур сәхнә әсәрләрен уйнадылар.
Театр коллективларын мәртәбәле жюри бәяләде. Мәктәбебезнең "Якты нур" театраль коллективы 5-7 нче сыйныф укучылары арасында 1 нче урынга лаек булды.