Муниципаль хезмәткәрләрнең чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы узды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

 

2025 елның 28 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләрнең чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы узды. Саба районы командасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтеп, мактаулы икенче урынны яулады.

Катнашучылар бик яхшы физик әзерлек, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Бу озак вакытлы күнегүләр һәм команданың барлык әгъзаларының тырышлыгы нәтиҗәсе булып тора.

Индивидуаль зачетта:

1 урын-Рамил Шакиров.

3 урын — Заһидуллина Гөлнара.

Саба районы командасын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

Тэги: ОДМС
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International