ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Саба бистәсенең 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында Гашыйклар көне  бәйрәм ителде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

14 февраль  көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә сугышчы – интернационалистлар көне уңаеннан акция булып узды. Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә, Олы Шыңар авыл җирлеге белән берлектә Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илфат Зиннатуллинның әнисе Раилә апа Зиннатуллинаның өенә барып хәлен белделәр,

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

2019 елның 8 февралендә Мичән авыл җирлегендә урнашкан чаңгы трассасында «Россия чаңгы юллары-2019» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2019» дип аталган чаңгы ярышлары узды. Ярышларда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп  укучылары, бюджет учрежденияләре, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре актив катнашты.Ярышта катнашучыларны тәмле коймак һәм чәй белән сыйладылар.Җиңүчеләрне бүләкләүдә спонсорлык ярдәме күрсәткән Максудов Раиль Роберт улына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

2018 елның 18 февраленнән 4 мартына кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге гражданнарга тематик консультацияләр оештырачак 

12 нче февраль көнне Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Эх гомер итәбез,Балкышта ял итәбез» дип исемләнгән музыкаль әдәби кичә булып үтте.

2019 елның 13 февралендә хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба районы чемпионаты төгәлләнде (Район этабы).

 

    Сатыш “Кояшкай” балалар бакчасында балаларда  үз сәламәтлекләренә игътибарлылык, сак караш тәрбияләү  максатыннан “Саулык-зур байлык”, “Спорт-сәламәтлек чыганагы” темасына әңгәмә үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 Явлаштау мәдәният йортында  кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.  “Оста куллар”  тугәрәгенә йорүче балаларның эшләре халыкка бигрәк  ошады. Җитәкчеләре Фаваризова Голнирә Галимҗан кызы, Галимҗанов Илгизәр Әмин улы.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

10 нче февраль көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында "Яшьлек юләрлеге, тугел - тагын Казан егетлэре" дип исемләнгән Эзмә авыл җирлеге узешчәннәренең иҗат отчет концерты куелды. Концерт Мансур Гыйләҗевнын "Казан егетләре" комедиясы кысаларында төзелде. Театральләштерелгән иҗат отчет концерты тамашачыларга бик ошады, hәрбер чыгышны алар көчле алкышлар  белән кабул итте.

 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

9 февраль көнне Сабай авыл клубында Түбән Шысту авыл җирелгенең иҗат-отчет концерты булып узды.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International