ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2019 ел
җомга

Кичә Саба районы делегациясе «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә узган агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсендә катнашты. Ике зур  күргәзмә    павильонында  АПКның  3 меңнән артык  вәкиле  үз продукциясен тәкъдим  итә.  Күргәзмә  барлык  тармакларны  үз эченә ала:   авыл  хуҗалыгы  техникасы, җайланмалар, заапс частьләр,  үсемлекләшрне яклау  чаралары һәм ашламалар, орлыклар, продукцияне   эшкәртү,  төргәкләү һәм сортировкалау  җайланмалары һәм башкалар  бар  биредә.

14 февраль көнне  «ПАТРИОТ» Республика үзәгендә «Җиңү» хәрби-спорт уенын ачу тантанасы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе

"Матурлык һәрчак безнең янәшәбездә, хәтта күзгә ташланмаса да, ул төрлечә күренә. Бу бәлки тышкы матурлык, күңел сыйфатларының матурлыгы, тирә - юнь дөньясының яки кеше кулы белән ясалган кешелек мөнәсәбәтләренең матурлыгы булырга мөмкин», - дип билгеләп үтте китапханәче Хәлилова А. Д.

       14 февраль көнне “Гашыйклар” көне уңаеннан “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен “Мәхәббәт сүзләрне аңламый...” дип исемләнгән бик матур эчтәлекле китаплардан торган күргәзмә төзелде.

Мишә авыл җирлегендә “Россия чаңгы юлы 2019” га һәм “Татарстан чаңгы юлы 2019” га багышланган чаңгы ярышлары уздырылды

Тэги: Мишә авыл җирлеге

             14 февраль көнне Саба китапханәсе каршында эшләп килүче “Өлкәннәр” клубына йөрүчеләр өчен Театр еллыгы һәм Галиәсгар Камал тууына 140 ел булу уңаеннан “Беренче театр” дип исемләнгән китап укучылар конференциясе үткәрелде.

    2019 елның 14 февралендә Саба муниципаль районы администрациясенең актлар залында "Саба РҮХ"ДАССОның медицина советы булды. Анда Саба районының сәламәтлек саклау оешмаларының 2018 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм 2019 елга бурычлар турында фикер алыштылар.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

    14 февральдә искиткеч бәйрәм билгеләп үтелә, ул вакытта яраткан һәм кадерле кешеләргә чәчәкләр, конфетлар, уенчыклар, һава шарлары һәм махсус открыткалар (валентинкалар), шигырьләр, мәхәббәт билгеләре яки теләкләр язылган. Изге вәли көне яки гашыйклар көне - бөтен дөнья буенча күп кенә кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм.

    Бу көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре " Валентинов көне»исемле мавыктыргыч конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чара башында катнашучылар " Валентинка» һәм «Яшь йөрәкләр»командаларына уртаклаштылар.   Ике команда да планетада сәяхәткә китте. Алар берничә илдә булдылар һәм Изге Валентин көнендә чит ил кешеләренең нинди традицияләр саклануын белделәр. Сәяхәтнең һәр этабында программада катнашучыларны күңелле уеннар һәм конкурслар көтә иде: «әкият парларын бергә кушыйк», «парга тап», «төсле сердечкалар», «мәхәббәт десерты», «Мине аңла». Чара ахырында катнашучылар Изге Валентин көнендә генә түгел, ә һәрвакыт бер-берсенә елмаю, игелеклелек, мәхәббәт бүләк итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

13 февраль көнне Саба туган якны өйрәнү музеена Кореядан сәяхәтчеләр килде. Алар 5 ел элек Казанда укып киткәннәр.Хәзерге көндә узләренең илләрендә эшлиләр.

-Ял алып сәяхәткә чыктык.Татарстанны яратабыз ,президентның туган ягын курергэ килдек.-диделәр алар. Рәхим итегез!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International