Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы

2019 елның 15 феврале, җомга

             14 февраль көнне Саба китапханәсе каршында эшләп килүче “Өлкәннәр” клубына йөрүчеләр өчен Театр еллыгы һәм Галиәсгар Камал тууына 140 ел булу уңаеннан “Беренче театр” дип исемләнгән китап укучылар конференциясе үткәрелде. Китапханәче Мөхәммәтшина Э.В. беренче татар театры барлыкка килүенең тарихын, татар драмматургиясенең атасы Г.Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Г.Камалның драма һәм комедияләре буенча “Мин бу әсәрне беләмме?” уены уйнатылды. Фәрхетдинов Габит Фәсәх улы – “Беренче театр”, Гомәров Равил Габдулла улы  - “Бүләк өчен”, Гатауллин Кәримулла Гатаулла улы  – “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләренең эчтәлекләрен сөйләделәр.  Кичә ахырында “Беренче театр” комедиясе күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International