Мишә авыл җирлегендә “Россия чаңгы юлы 2019” һәм “Татарстан чаңгы юлы 2019”

2019 елның 15 феврале, җомга

Мишә авыл җирлегендә “Россия чаңгы юлы 2019” га һәм “Татарстан чаңгы юлы 2019” га багышланган чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышны ачу тантанасында аыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А.Х. катнашучыларны әлеге бәйрәм белән котлады һәм ярышта катнашучыларга уңышлар теләде. Быелгы ярышта 8 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, 1нче урын Үзәк аппаратка,2 нче урын -” Урман селекция-орлыкчылык үзәге”нә, 3 нче урын – Лесхоз урта мәктәбе  командасына бирелде. Ярышның җиңүчеләре грамоталар белән һәм акчалата   бүләкләнде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән алып, укучылар, студентлар, хезмәткәрләр,  җитәкче урыннарда эшләүчеләр, ветераннар да басты чаңгы юлына. Ярыш вакытында катнашучылар коймак белән чәй эчә алдылар. Табигать-анабыз да, кояшлы матур көн бүләк итеп, спорт сөючеләрне сөендерде. Сәламәтлек бәйрәме күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International