«Хатын-кыз матурлыгы серләре»

2019 елның 15 феврале, җомга

"Матурлык һәрчак безнең янәшәбездә, хәтта күзгә ташланмаса да, ул төрлечә күренә. Бу бәлки тышкы матурлык, күңел сыйфатларының матурлыгы, тирә - юнь дөньясының яки кеше кулы белән ясалган кешелек мөнәсәбәтләренең матурлыгы булырга мөмкин», - дип билгеләп үтте китапханәче Хәлилова А. Д.

        14 февраль көнне район китапханәсендә  «Әни һәм бала " клубының чираттагы утырышы  узды. «Хатын-кыз матурлыгы серләре» исемендә  макияж буенча мастер – класс оештырылды.  Үз эшенә гашыйк кеше, мастер-визажчы    Алинә Гафиятуллина хатын-кызларыбызга матур булу серләрен ачты.

Контур- өй шартларында 15 минутта искиткеч нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.Мондый макияжның төп максаты-яктылык һәм шәүлә белән уен.

Сайлап алынган модельдә Алинә Гафиятуллина макияжны ничек дөрес салу турында сөйләде һәм параллель рәвештә нинди косметик продукттан файдаланырга,  көндезге, кичке яки бәйрәм өчен нинди макияж кулланырга мөмкин  булуын аңлатты.

Ике сәгать сизелмичә үтеп тә китте, без фикер алыштык,  шаярттык, көлдек һәм яхшырак, матуррак булырга өйрәндек.  Беренче чиратта, үзебез өчен, әлбәттә!  А. П. Чеховның «кешедә барысы да яхшы булырга тиеш: йөзе дә, кием-салымы да, күңеле дә, уй-фикерләр дә»сүзләре кичәнең төп идеясе булды. “Матурлык зур көч”-китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителде. Кичәдән беркем дә китапсыз китмәде.

Алинә Гафиятулловага  кызыклы чыгышы өчен зур  рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International