14 февраль көнне «ПАТРИОТ» Республика үзәгендә «Җиңү» хәрби-спорт уенын ачу тантанасы узды. Чарада «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең баш штабы башлыгы урынбасары Елена Владимировна Слесаренко - Россиянең атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы, педагогика фәннәре кандидаты катнашты. Шәмәрдән лицее укучысы Валиуллина Чулпан «Юнармия батырлыгы " медаленә лаек булды.
Саба районыннан бу бәйгедә "Икшермә кадет интернат-мәктәбе" командасы катнаша. Иң яхшы командалар Татарстан данын Бөтенроссия финалында яклаячаклар. Командага уңышлар телибез.