10 нче февраль көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында "Яшьлек юләрлеге, тугел - тагын Казан егетлэре" дип исемләнгән Эзмә авыл җирлеге узешчәннәренең иҗат отчет концерты куелды. Концерт Мансур Гыйләҗевнын "Казан егетләре" комедиясы кысаларында төзелде. Театральләштерелгән иҗат отчет концерты тамашачыларга бик ошады, hәрбер чыгышны алар көчле алкышлар белән кабул итте.