Бүген Саба бистәсенең 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында Гашыйклар көне бәйрәм ителде. Әлеге бәйрәмне икенче төрле Изге Вәли көне дип тә йөртәләр. Бу көнне әти-әниләргә, дусларга чәчәкләр, шоколад, конфетлар, йомшак уенчыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган «валентинкалар» бүләк итәләр.
Балалар түземсезлек белән бу бәйрәмне көтеп алдылар. Үз куллары белән әти-әниләренә, дусларына открыткалар, бүләкләр ясадылар. Открыткаларын серле тартмага салдылар.
Иртән балаларны һәм әти-әниләрне Фәрештәләр каршы алды. Алар әти-әниләрне һәм балаларны бәйрәм белән котладылар. Соңыннан һәр группага серле тартмадагы открыткаларны тараттылар.
Тәрбиячеләр балаларны бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, төрле илләрдә ничек бәйрәм ителүе турында әңгәмә үткәрделәр.