Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба районы чемпионаты төгәлләнде (район этабы).

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба районы чемпионаты төгәлләнде (Район этабы).Чемпионатта барлыгы 46 команда катнашты, ә бу исә 400дән артык катнашучы дигән сүз.

 Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, ШЛПУМГ начальнигы Нурисламов Ришат Габделиксанович, ЗПСО 4 начальнигы Хәлиуллин Дамир Шагидуллович, Саба район электр челтәре начальнигы Талипов Илгиз Ислам улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы катнашты.

2018-2019 елгы хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы Чемпионаты нәтиҗәләре.(Район этабы):

1 урын – "ЗПСО 4" командасы;

2 урын - "РЭС" командасы;

3 урын - ТатмитАгро" командасы.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар билгеләнде:

Шаяхмитов Илнар «ЗПСО 4 " командасы»;

Нуриев Динар «ТатмитАгро " командасы»;

Рафиков Султан «РЭС " командасы»;

Тимерханов Аяз «Икшермә " командасы.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International