14 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә сугышчы – интернационалистлар көне уңаеннан акция булып узды. Кече Шыңар мәдәният йорты, китапханә, Олы Шыңар авыл җирлеге белән берлектә Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илфат Зиннатуллинның әнисе Раилә апа Зиннатуллинаның өенә барып хәлен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар. Раилә апа ел саен бу көнне көтеп алам ди, кеше белән аралашкач, Илфатны искә алгач җиңел булып китә ди. 30 ел үтсә дә Эфганстан яралары басылмый.