Сатыш “Кояшкай” балалар бакчасында балаларда үз сәламәтлекләренә игътибарлылык, сак караш тәрбияләү максатыннан “Саулык-зур байлык”, “Спорт-сәламәтлек чыганагы” темасына әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларның үз фикерләрен дөрес итеп җиткерә белү күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирелде. Балаларга сәламәтлекне саклауда табигатьнең һәм спортның әһәмияте аңлатылды, чыныгу чаралары белән таныштырылды.
Йомгаклау чарасы буларак балалар бакчасында “Күңелле стартлар” бәйгесе уздырылды. Балалар бик теләп һәм актив катнаштылар.