ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 14 апрелендә «САБА - АРЕНА» базасында «Татарстан Республикасы бадминтон өметләре - 2025» 2нче турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Теләче, Арча һәм Кукмара районнарыннан 70 спортчы катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпионнар һәм призерлар булдылар: 2013 - 2014 ел, малайлар: 1 урын - Нуруллин Алим (Сабы) 2 урын - Кәримов Язнур (Саба) 3 урын - Шәймәрданов Азамат, Сафин Раяз (икесе дә Сабы) 2013 - 2014г.р., кызлар: 1 урын - Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче) 2 урын - Фазлияхметова Ралина (Сабы) 3 урын - Хәлимова Талия (Саба), Йосыпова Мәрьям (Теләче) 2015 ел, аннан кечерәкләр, малайлар: 1 урын - Сафин Зиннәтулла (Саба) 2 урын - Хуҗин Илдан (Саба) 3 урын - Идрисов Ислам (Саба), Вәлиуллин Булат (Теләче) 2015 ел, аннан кечерәкләр, кызлар: 1 урын - Әхтәмова Алия (Кукмара) 2 урын - Габделхәйева Мәрьям (Сабы) 3 урын - Гаптелвәлиева Айлина, Кәримуллина Сәйдә (икесе дә Теләче). Чемпионнарны, призерларны, тренерларны котлыйбыз һәм киләчәктә республика турында уңышлар телибез.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

15 апрель көнне районда Татарстан Ветераннар җәмгыятенең  семинары
булып узды. Бөтен республикадан  семинарга килгән кунаклар Саба китапханәсендә булдылар. Китапханәнең  өлкән буын вәкилләре белән алып барылган эшчәнлеге белән таныштылар. Китапханәбезгә даими йөрүче райондашларыбыз белән очраштылар,  фикер алыштылар.  Өлкәннәребезнең кул эшләреннән торган күргәзмәне кызыксынып карадылар. Гөлүсә Закированың "Энекәш " китабы белән таныштылар. Саба сәнгать мәктәбе укытучылары Гүзәл Газизова һәм Эльвира Галиева уздырган өйрәтү дәресендә булдылар. Тукай паркында райондашларыбыз яратып укый торган әсәрләрдән тере күргәзмә белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге

15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

15 апрельдә Шәмәрдән участок хастаханәсендә ветераннар җәмгыятенең төбәк бүлекчәсенең республика күчмә семинарында катнашучылар булды.

Тэги: хастаханә

Саба район үзәк хастаханәсе табиб-педиатры Миләүшә Хәмит кызы Йосыпова Байлар Сабасы бистәсендәге гимназия укучылары арасында туберкулин диагностикасы үткәрү буенча күчмә чара үткәрде.

Тэги: хастаханә

Мичән авыл җирлеге биләмәсендә, ПМК “Мелиорация” оешмасы тарафыннан,укытучы гаиләсенә арендалау өчен торак йорт төзелеше эше дәвам итә. Бүгенге көндә бүлмәләр бүленә, юыну бүлмәләрнең идәннәренә плитка ябыштырыла, шулай ук әзер бүлмәләрдә штукатур эшләре башкарыла. Торак йорт верандасының түбәсе ябылды.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортына керү өлешен каркас корылды, түбәсен калай белән яптылар. Бина эченең зал ягында утлар куялар, штукатур эшләрен башкаралар.

Тэги: Мичән авыл җирлеге ОКС

15 апрель көнне Саба муниципаль районында ветераннар җәмгыятенең төбәк бүлекчәсенең республика күчмә семинары узды. Семинар кысаларында Лесхоз интернат-йортына бару оештырылды. ТР ветераннар (пенсионерлар) җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Иштиряков Хәбир Газиз улы интернат- йортына шахмат җыелмасы бүләк итте.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

«Олимп " спорт мәктәбенең яшь боксчылары нәтиҗәләре

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

15 апрель көнне Олы Нырты авылыннан тыл ветераны Җиһаншина Мәликә Муллахмәт кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мактаулы юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфис Сәфәргалиев котладылар. Расих Рәхимҗан улы Җиһаншинага  Мәликә Муллахмт кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлавын тапшырды.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

Олы Нырты авыл җирлегендә территорияне чистарту буенча өмә узды. Өмәдә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре актив катнашты.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International