95 яшьлек юбилей!

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

15 апрель көнне Олы Нырты авылыннан тыл ветераны Җиһаншина Мәликә Муллахмәт кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мактаулы юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфис Сәфәргалиев котладылар. Расих Рәхимҗан улы Җиһаншинага  Мәликә Муллахмт кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның Котлау хатын һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлавын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International