СССР ның атказанган тренеры В.В. Краснов һәм бокска нигез салучы Ф. Ш. Сабирҗанов истәлегенә егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча төбәкара ярыш 2025 елның 11-13 апрелендә Арча шәһәрендә узды. Ярышларда Мари Эль республикасыннан Казан, Түбән Кама, Азнакай, Арча, Балтач шәһәрләреннән спортчылар катнашты. Саба районыннан «Олимп» спорт мәктәбенең бокс бүлеге спортчылары чыгыш ясады. Каты көрәш нәтиҗәсендә үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны Сабирҗанова Ясминә (48 кг), Гайнетдинов Радил (40 кг), Йосыпов Салават (30 кг), Миңнегалиев Зөлфәт (44 кг), Абдуллин Адель (38 кг) , Дәүләтҗанов Әмирхан (40 кг) алдылар, икенче урыннарны алдылар Сафина Ралина (48 кг), Кашипов Дамир (30 кг), Байметов Әмир (50 кг), өченче урында - Хәйруллина Альбина (40 кг), Хуҗина Альбина (42 кг), Дорофеева Камила (54 кг). Балаларны яхшы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!