ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Сез эш Эзләдегезме яки аны алыштыру турында уйландыгызмы? Ул чагында сезне 18 апрельдә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакырабыз! 

Олы Нырты мәдәният йортында, авыл китапханәсе, Язлы Арташ, Чабья-Чурча авыл клублары белән берлектә, «Яшьлек җырлары»дигән ял кичәсе үткәрелде.

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Вакыт хакимлек итми торган вакыйгалар бар, һәм еллар үткәнгә никадәр ерак китсә, аларның бөеклеге шулкадәр ачыграк була бара. Бөек Ватан сугышы әнә шундый вакыйгалар исәбендә. "Туган якны өйрәну" клубында катнашучыларның чираттагы утырышында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турында түгәрәк өстәл үткәрелде. Тылда хезмәт куйганнарның тормышы турында, олы хөрмәт белән искә алынды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген «Саба-Арена» спорт комплексында Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсе хезмәткәрләре арасында спартакиада узды.

Тэги: ОДМС

Апрель - чисталык айлыгы. Шуны истә тотып, Финанс-бюджет палатасында эшләүчеләр бина территориясен чүп-чардан арындыру эшенә инде тотындылар да. Алда әле күмәк өмәләр тагын булачак. 

   Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү мәктәпкәчә белем бирүнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып кала. 

Тэги: Мәгариф идарәсе

Бүген Олыяз "Чәчкә" балалар бакчасында тавыш көне билгеләп үтелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

 

    Районыбызда чисталык икеайлыгы дәвам итә. Агымдагы атна ахырына кадәр авыл (шәһәр) җирлекләренә, оешма-предприятиеләргә, учреждениеләргә, район һәм авыл халкына санитар чистарту өмәләрен үткәрергә, үз территорияләрен тәртипкә китерү эшен тәмамлаарга тәкъдим ителә. Йорт тирәләрен, үзебез эшли торган оешма биләмәләрен чисталыкта тотуга бердәм кушылыйк!

Лесхоз урта мәктәбенең 7-нче сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында "Форест" үсемлекләр питомнигында һәм “Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә»  булдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

15 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә кичке ял оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International