Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәбез

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

   Балаларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү мәктәпкәчә белем бирүнең иң мөһим бурычларыннан берсе булып кала.  Шуңа күрә балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһим булуы турында күзаллауларын үстерү буенча көндәлек эш алып барырга кирәк. Баланы төрле ситуацияләрдә бәхетсезлек очракларыннан саклау өчен, аны үз-үзен дөрес тотарга күнектерү максаттыннан МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында «Юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык» кагыйдәләренә багышланган атна уза. Тәрбиячеләрнең балалар белән уртак эшчәнлеге барышында «Кечкенә җәяүле кагыйдәләре», «Урамда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре», «Балалар кайда уйнарга тиеш?» темаларына әңгәмәләр һәм уен ситуацияләре үткәрелә. Барлык уеннар да урамда һәм транспортта үз-үзеңне тотуның башлангыч күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International