Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи!
14 апрель көнне Олы Шынар авыл җирлеге бинасында Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы тарафыннан гражданнар мөрәҗәгате буенча бушлай юридик хезмәт күрсәтү оештырылды. Кабул итүне юрист Ахунов Р.И. алып барды.
“Саба-Арена” спорт мәктәбенең еллык планын тормышка ашыру кысаларында 2025 елның 17 апрелендә бадминтон буенча тренер-укытучы Әхмәтҗанова Язгөл Илнур кызы “Бадминтонда тизйөрешле сәләтләрне үстерү” дигән ачык тренировка үткәрде. Тренер дәрестә эшләүнең төрле рәвешләрен: разминка; йөгерү; тиз йөгерү; ботны югары күтәреп йөгерү; аяктан-аякка сикерүләр; сул, уң аякта озынлыкка сикерүләр; ракетканың уңга-сулга әйләнүе, арта торган траектория буйлап ачык һәм ябык ягы белән воланны һавага чөеп ташлау, ракетаның ачык һәм ябык ягы белән воланга сугу һ. б. кулланды. Тренер тренировка барышында куркынычсызлык техникасын үтәүне, үзара ярдәмне күзәтеп торды. Тренировкада катнашучыларга спортчыларга бадминтон уйнау ошый иде, алар бадминтонның техник һәм тактик гамәлләрен кызыксынып үзләштерә. Тренировкада укытуның психологик, физиологик, педагогик якларын исәпкә алу күзәтелә. Тренировка дусларча шартларда узды. Спортчылар күнегүләр белән кызыксындылар, яхшы эмоциональ рухта иделәр.
Мамалай авылында җирләү урыннарын һәм тирә-яктагы территорияләрне төзекләндерү башланды.
11 нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар өчен, китапханә белән берлектә, "Покорители Космоса" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр.
Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары үзләре ясаган Җиңү шәмнәрен һәм гуманитар ярдәмнәрен район үзәге Байлар Сабасында эшләп килүче “Солдатка аш” махсус хәрби операциядә булучы хәрби якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю штабына тапшырырга бардылар.
Хөрмәтле Б. Саба ш. т. б. халкы!
2025 елның 18 апрелендә, 9:00 дән 15:00 гә кадәр, авария сәбәпле, Мәктәп урамы, 26-28 адресы буенча үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне сүндерү планлаштырыла.
Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.
Килдебәк авылыннан Кәбирова Фәягөл Йосып кызы 16 апрельдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Барлык хезмәтләргә заявканы МСП цифрлы платформасында бирергә мөмкин.
Эшмәкәрләргә ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад " милли проекты буенча гамәлгә ашырыла. «Минем бизнес» үзәгенең Минем Бизнеска | Татарстан Республикасына мөһим өлешен күзәтегез, шулай ук безне «Дзен»да укыгыз
“Яшьлек"яшьләр үзәге Саба районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы белән укучыларга очрашу оештырдылар.