Танып – белү сәгате “Покорители Космоса”

2025 елның 18 апреле, җомга

11 нче апрель көнне Бигәнәй авыл мәдәният йортында балалар өчен, китапханә белән берлектә,   "Покорители Космоса" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Мәдәният йорты мөдире беренче Космонавт Юрий Гагарин турында сөйләде. Юрий Гагарин  беренче булып Җир тирәли  очып әйләнгән. Чара барышында катнашучылар ХХ гасыр тарихыннан иң героик вакыйгаларның берсе булган -Космоска беренче очкан Герой Космонавт Юрий Гагарин  белән таныштылар, йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясына чумдылар, космонавтика үсеше тарихыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International