«Бәләкәч» балалар бакчасы

2025 елның 18 апреле, җомга

Сабаның 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасының зурлар төркеме балалары үзләре ясаган Җиңү шәмнәрен һәм гуманитар ярдәмнәрен район үзәге Байлар Сабасында эшләп килүче “Солдатка аш” махсус хәрби операциядә булучы хәрби якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю штабына тапшырырга бардылар. Анда балалар штабның эш барышы белән танышып, ялга кайткан солдат белән курешеп, солдатларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Исән- сау йөреп кайтуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International