Бу көннәрдә Назлыгөл Нуруллина, "ОНИКС" белем бирү үзәге укучысы, хезмәттәшебез Гүзәл Нуруллинаның кызы татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадада катнашты һәм җиңүче Дипломына ия булды. Халыкара олимпиада җиңүчеләрен Туган тел форумы кысаларында тәбрикләделәр. Олимпиаданың дистанцион һәм республика этапларында 10 меңнән артык укучы һәм студент катнашып, йомгаклау этабында 4 чит илдән һәм Россиянең 28 төбәгеннән 500 катнашучы чакырыла. Назлыгөлне шундый масштаблы чарада зур җиңү яулавы белән тәбрик итәбез!
Күренекле галим һәм мөгаллим Каюм Насыйри фикере: "Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!"
Аномаль-эссе һава торышы турында шторм кисәтүе
2025 елның 18 апреленнән 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә аномаль-эссе һава торышы көтелә, уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-12 гә югарырак. 18-22 апрельдә максималь температура +21, +27, 23 апрельдә +17..+22˚ булачак.
2025 елның 19 апреле 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
19 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Халикова Такмиля Шафигулла кызын Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Шорникова Мария Васильевнаны Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Гарафутдинова Раушания Галави кызын Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Мишә авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Котдусов Илнур Илдус улы белән бергә Иванова Мария Михайловнага Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Байлар Сабасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча йортлар төзелә башлады. Бүгенге көндә биш йортта нигез салу эшләре башланды. 2025 елда районда әлеге программа буенча белгечләр өчен 59 йорт төзү планлаштырыла.
11 нче апрель көнне, Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбендә Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Тарт гармун күрекләрен” дип исемләнгән мастер класс күрсәттеләр.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Олы Нырты авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рәфис Зөфәр улы һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И.Р. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.