ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2025 ел
җомга

Саба үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре бергәләп тирә-юньне җыештыруга чыктылар, анда кыштан соң тәртип урнаштыру эшләрен башкардылар.

Тэги: хастаханә

Бүген «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә учреждение территориясен төзекләндерү һәм җыештыруның чираттагы   өмәсе узды. Барлык хезмәткәрләр дә, көндәлек эшләрен калдырып, территорияне җыештырырга чыктылар.  Бергәләп үлән һәм яфракларны җыйдылар, көнкүреш чүп-чарларын җыештырдылар. Мондый чаралар бик кирәк ,  хезмәткәрләр анда  теләп катнаша. Учреждение территориясенең май бәйрәмнәренә матурлануында безнең һәрберебезнең  өлеше бар . Апрель-нәкъ менә чисталык һәм тәртип урнаштыруның гадәти вакыты.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе Саба районы

Бүген, “Яшьлек” яшьләр үзәге, 2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елына, Бөек Жиңү көненең 80 еллыгына, Нургали Миннегали улы Әсретдинов истәлегенә багышлап, кызлар арасында волейбол турниры үткәрде. 

Олы Кибәче авыл җирлегендә якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тыл ветераннарын котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Тәбрикләүдә Саба муниципаль районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе И.Р. Гарипов, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин һәм Олы Кибәче урта мәктәбенең яшьармиячеләре катнашты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Юлбат авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. һәм Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. Татарстан Республикасы Рәисе  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

17 апрельдә Казанда «Алдынгылар хәрәкәте» нең иң актив һәм инициативалы катнашучыларын үзенә туплаган  «Алга! Киттек!» чарасы булып узды.

18 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан җирлек башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм Саба районара почтамп начальнигы Заһидуллин Рафил Рафаэль улы яшь армиячеләр белән бергә Евлаштау авыл җирлегенең тыл ветераннарын котладылар. Аларга Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

«Саба " ҖЧҖнең Евлаштау бригадасында бар куәткә язгы кыр эшләре бара

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International