17 апрельдә Казанда «Алдынгылар хәрәкәте» нең иң актив һәм инициативалы катнашучыларын үзенә туплаган «Алга! Киттек!» чарасы булып узды.
Эзмә урта мәктәбе командасы " Рәсәй белән бул” номинациясендә җиңү яулап, үз иленең тарихын һәм мәдәниятен тирән аңлауларын күрсәттеләр. Шәмәрдән лицееның беренчеләре «Хәрәкәттә бул» номинациясендә җиңүче булдылар. Явлаштау һәм Тимершык мәктәпләре командалары да игътибарсыз калмадылар, үзләренең казанышлары өчен премия лауреатлары булуга ирештеләр.
Чара кысаларында, югарыда санап кителгән командаларның, яшь лидерларга үз потенциалларын ачарга ярдәм иткән остазларга да аерым рәхмәт белдерелде. Нәкъ менә алар «Ел остазы»номинациясендә җиңүчеләр булдылар.
Саба районы җирле бүлекчәсе командасы рәхмәт хаты белән бүләкләнде һәм катнашучылар 11 районнан килгән командалар арасында көч сынашып, «Иң яхшы иҗади презентация " номинациясендә җиңеп чыктылар.