Бүген, “Яшьлек” яшьләр үзәге, 2025 нче ел - Ватанны саклаучылар елына, Бөек Жиңү көненең 80 еллыгына, Нургали Миннегали улы Әсретдинов истәлегенә багышлап, кызлар арасында волейбол турниры үткәрде.
Нургали Миннегали улы Әсретдинов, озак еллар белем бирү системасында балаларга физик тәрбия серләрен өйрәткән, районда волейбол спорты үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Волейбол уеннарына нигез салучыларның берсе була дип эйтергә дә мөмкин. Турнир, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларыбызны, батыр спортчыбызны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Уеннарны башлап җибәрер өчен сүз, Саба районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рахимҗан улына бирелде.Ул спортның тормыш өчен кирәкле булуын искәртеп, бүгенге уеннарда барысына да уңышлар теләде. Алга таба сүз, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улына , “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улына, Шәмәрдән “Үсеш” лицее директоры Вәлиуллин Делюс Миндел улына, Нургали Миннехановның тормыш иптәше Әсретдинова Рәсимә Сәубән кызына бирелде.
“Спорт белән дус булыгыз, сәламәт булырсыз. Мин инде олы яшьтә булсам да спорттан аерылмыйм, йөзәргә яратам, җәй буе велосипедтан төшмим”- диде Рәсимә ханым үзенең чыгышында һәм инде ел саен шушы турнирны оештыручыларга үзенең рәхмәтен җиткерде.
Командалар үзләренең зур әзерлек белән килгәнлекләрен күрсәтте. Көчле уеннарның нәтиҗәсе булып, 4 урынга Гимназия, 3 урынга Лесхоз, 2 урынга Сатыш, 1 урынга Шәмәрдән командалары чыкты. Командаларга акчалата бүләк һәм грамоталар тапшырылды.