11 нче апрель көнне, Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбендә Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Тарт гармун күрекләрен” дип исемләнгән мастер класс күрсәттеләр. Аларның осталыклары күпләребезне сокландырды. Шунысы сөенечле, алар арасында үзебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Һадиев Нурбәк һәм Нигаматҗанов Муса да бар!