2025 елның 19 апреле 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
метеорологик күренешнең интенсивлыгын кисәтү турында консультация.
19 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил көтелә, тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитә.
Һәркайсы бәла-каза очрагында сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан тәүлек әйләнәсе бушлай кабул ителә.