Байлар Сабасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча йортлар төзелә башлады. Бүгенге көндә биш йортта нигез салу эшләре башланды. 2025 елда районда әлеге программа буенча белгечләр өчен 59 йорт төзү планлаштырыла.