Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Олы Нырты авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рәфис Зөфәр улы һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов И.Р. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.