Килдебәк авылыннан Кәбирова Фәягөл Йосып кызы 16 апрельдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мактаулы юбилярны Саба муниципаль районының халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, «Юлбат» җәмгыятенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе Илназ Әхмәтҗанов һәм Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин котладылар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Нуретдин Хәйретдин улына шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырды.
Кабирова Фәягөл Йосып кызы 1935 елның 16 апрелендә Килдебәк авылында дүрт балалы гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайтмый, 1943 елда һәлак булуы турында хәбәр генә килә. Аның балачагы сугыш елларына, сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Фәягөл апа Килдебәк 7 еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң хезмәт юлын колхозда башлап җибәрә. Башта төрле эшләрдә, 1954 елдан дуңгыз, бозау карауда, 1969 елдан 1985 елда кадәр, лаеклы ялга чыкканчы колхознын ягулык-майлау склады мөдире булып эшли. Эшен хәрвакыт яратып,төгәллек белән башкара, хезмәт ветераны медале белән бүләкләнә. Фәягөл апа сугыштан соңгы авыр елларны,Мәскәү шәһәре янында торф чыгаруда эшләвен ачынып искә ала.
1958 елда Килдебәк авылы егете Габделфәрт белән гаилә коралар. Биш бала (4 малай, 1 кыз) үстерәләр. 1978 елда икенче дәрәҗә “Ана” медале белән бүләкләнгән. Фәягөл апага ике улының үлеме ачысын да татырга туры килә. Бүгенге көндә Фәягөл Йосып кызының 10 оныгы, 8 оныкчыгы бар һәм ул гомер иткән нигезендә кече улы Илхам, килене Чулпан тәрбиясендә яши.
Юбилярга һәм аның якыннарына бәхет, нык сәламәтлек телибез!