“Яшьлек"яшьләр үзәге Саба районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Насибуллин Ильнур Дамир улы һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы белән укучыларга очрашу оештырдылар.

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

“Яшьлек"яшьләр үзәге Саба районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторы Насибуллин Ильнур Дамир улы  һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Саба бүлекчәсе начальнигы Ягъфәрова Гүзәл Нәзиф кызы белән укучыларга очрашу оештырдылар.

 Илнур Насыйбуллин белән очрашу барышында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән танышты.

Инспектор велосипедта,электросамокатта йөргәндә сак булырга, кагыйдәләрне истә тотарга,юлда игътибарлы  булырга кирәклеге турында аңлатты.

Укучылар шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре турында инспекторлар биргән сорауларга җавап табып, үзләренең белемнәрен күрсәтте. Очрашу ахырында Дәүләт автоинспекция  хезмәткәрләре , мәгълүмати буклетлар, истәлекле бүләкләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International