"Бөтендөнья тавыш көне"

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Бүген Олыяз "Чәчкә" балалар бакчасында тавыш көне билгеләп үтелде. Бу бәйрәм ел саен 16 апрельдә үткәрелә. Бу көнне традицион рәвештә кешеләрнең игътибарын үз тавышларының торышын бәяләүгә җәлеп итү, начар гадәтләрдән баш тартырга өндәү, тавыш аппараты авыруларын булдырмау юлларын аңлату чаралары оештырыла. Беренче тапкыр Халыкара тавыш көне Бразилиядә 1999 елда билгеләп үтелә. Россиядә бу традиция 2006 елда барлыкка килгән. Бәйрәм уңаеннан балалар белән "Безнең тавыш һәм аны  кайгырту" темасына әңгәмә үткәрелде.

Әңгәмәдән соң балалар: "Тавыш ни өчен кирәк?" дигән сорауга җавап бирделәр. Шулай ук дидактик уеннар уйнадылар: "Тавыштан таны", "Кем чакырды?". "Оркестр" музыкаль уенында катнаштылар, анда рәхәтләнеп музыка коралларында уйнадылар. Бөтендөнья тавыш көне ахырында балалар гади әйберләрдэн тавыш чыгарып төрле экспериментлар үткәрделәр.

Балалар тавышның әһәмиятен, аны ничек үстерергә һәм сакларга кирәклегенә төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International