"Форест" үсемлекләр питомнигында һәм “Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә» кузәтү

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

   Лесхоз урта мәктәбенең 7-нче сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш бирү кысаларында "Форест" үсемлекләр питомнигында һәм “Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә»  булдылар.

         Балалар өчен питомник территориясе буйлап экскурсия үткәрелде, аның барышында балалар агроном, дизайнер һәм бакчачы кебек белгечләрнең эш үзенчәлекләре белән таныштылар.

    Экскурсовод ылыслы һәм яфраклы үсемлекләрне үстерү үзенчәлекләре турында сөйләде, аларны ничек карауларын күрсәтте.

   Экскурсия барышында балалар бакча үсемлекләрен үстерү үзенчәлекләре турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр һәм уңай энергия тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International