Аларны гериатриянең махсуслаштырылган бүлеге белән таныштырдылар. Биредә ветераннар өлкән яшьтәге пациентларны дәвалауның заманча ысуллары, тәрбияләү һәм тернәкләндерүнең яңа технологияләре, медик-белгечләр куллана торган технологияләр белән таныша алдылар. Гериатр-табиб Нурмөхәммәдова Ләйлә Гарәп кызы заманча геронтологиянең алдынгы казанышлары турында сөйләде, бүлек буенча экскурсия үткәрде. Очрашуда катнашучылар өлкән яшьтәге авыруларны профилактикалау, туклану үзенчәлекләре һәм физик активлык, өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту ысуллары турында файдалы мәгълүмат алдылар.