Шәмәрдән авыл җирлегендә хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары катнашында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионат уеннары дәвам итә.
Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе каршында эшләп килүче “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә бүген эшчәнлекнең соңгы көне- лагерьны ябу тантанасы һәм кече Сабантуй үтте
22 июнь көнне Олы Нырты авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган " Хәтер шәме» акциясе булып узды.
Хөрмәтле Статистика хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
21-23 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә Идел буе спорт академиясе базасында 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды
Тимершык авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла
21 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына салынган Олы Кибәче һәм Төбәк авылларындагы һәйкәл-обелисклар янында "Хәтер шәме" акциясе булды.
ТАССР төзү буенча гамәли эш 1920 ел башыннан башлана. Февраль ахырында татар Республикасы турындагы нигезләмә проекты әзерләнде һәм халыкка игълан ителде.22 мартта Владимир Ильич Ленин Кремльдә РКП (б) ҮК каршындагы көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының үзәк бюросы җитәкче хезмәткәрләрен кабул итте һәм алар белән Татарстан АССР оешмасы белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты. Анда Иосиф Сталин, Сахиб-Гәрәй Сәетгалиев составындагы Татарстан Республикасы мәгариф буенча конкрет чаралар эшләү буенча махсус комиссия төзелде.27 майда ТАССР төзелү турындагы декретка кул куелды. Моңа кадәр хәзерге Татарстан Республикасы территориясе рәсми рәвештә дә, рәсми булмаган рәвештә дә Татариясе дә, Татарстан да юк иде.1920 елның 25 июнендә-совет Татариясен игълан итү көне бөтенхалык бәйрәме булды. 22 июнь көнне Арташ мәдәният йортының ике басуында без мәдәният хезмәткәрләре Олы Арташ төп мәктәбе каршындагы "Кояшкай"лагере балалары белән Могҗизалар кыры уены оештырдык. Уен алдыннан" Татарстан еллар аша караш"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Уенда балалар актив катнаштылар. Могҗизалар кыры ТАССР оешуга 100 ел тулу хөрмәтенә төзелде.Барлык сораулар да үзенчәлекле һәм кызыклы булды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Могҗизалар кыры уены балаларга ТАССР тарихын белергә тагын бер тапкыр ярдәм итте.
Байлар Сабасында сәләтле балалар өчен интернат-мәктәбендә web-сайтлар эшләү буенча районнардан мәктәп укучыларын укыту буенча пилот проектын гамәлгә ашыру өчен беренче булды.