ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

      Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов республикада  терлек  азыгы  әзерләүнең  барышы һәм  сөтчелек  тармагының  торышы  турында    мәгълүмат  бирде.   

     23 июньдә Казанда   милли татар бәйрәме – Сабантуй гөрләп узды.  Сабантуйның  төп  мәйданы   Тынычлык  бистәсендәге  Каенлыкта  оештырылды,  биредә    Татарстанның 11 муниципаль районы үз  утарларын  ачты.  Һәр  район үзләренең  үзенчәлекле  яклары  һәм аерымлыгы  белән   Сабантуй  кунакларын  гаҗәпләндерергә  тырышкан.  Мәсәлән, Теләче районы    мәйдан  кунаклары  өчен  татар  халкының  горурлыгы  булган  “Татар” токымлы  ат  алып  килгән.

      Бәйрәмнең  мәртәбәле  кунаклары  булып  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов,    Төрекмәнстан  Президенты   Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Киңәшчесе    Минтимер Шәймиев, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов һәм  башка  рәсми  затлар  килде.  

      Мәйданда  бәйрәм  тантанасын  ачу  хезмәт  кешеләрен – Татарстанның  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен  котлаудан  башланды.  Сәхнәгә,  горур  атлап,  Әгерҗе  районыннан хезмәт  династияләре  вәкилләре Тимофеевлар һәм Балтач  районыннан Саттаровлар чыктылар,  аларның  4  буынын  авыл  хуҗалыгы  бәйли,  алар  барысы  да  җирдә  эшләүчеләр.       

      Аннары сәхнәгә АПК   ветеранннары  менде.  Лениногорск районыннан Роза Гафиятуллина   54 ел  инде  авыл  хуҗалыгына  хезмәт  итә,  озак  еллар  сыер  савучы  булып эшли.   Тәтеш  районыннан  Иван Афанасьев «Родина»  авыл  хуҗалыгы предприятиесендә  42 ел  эшли.  Владимир Яшанинның  хезмәт     стажы    55 ел,  һәм  бүген  дә  ул  үзенең  фермер  хуҗалыгында  эшли.    Хатыйп Сибъгәтуллин 55 ел   тракторчы-машинист булып  эшли.    Венера Фәсхетдинованың  хезмәт   стажы – 44 ел.  Хәзер  дә,  пенсиядә булуына  карамастан,  яраткан  эше  белән  шөгыльләнә -  сыер  савучы  булып  эшли.  

      Алар  артыннан  сәхнәгә   механизаторларны, терлекчеләрне, фермерларны, авыл  хуҗалыгы предприятиеләре белгечләрен  һәм  җитәкчеләрен  чакырдылар.   Алар  барысы  да  Сабан  туеның  төп  кунаклары  булдылар. 

      Рөстәм Миңнеханов,   Сабантуй - ул игенчеләр  һәм җирдә эшләүчеләр  бәйрәме,  диде.    «Аларның  хезмәте  - республикабыз муллыгының һәм иминлегенең төп  нигезе.  Бу  бәйрәм  безнең  өчен  бик  мөһим.  Ул Россия  халыклары мәдәниятенең бай  палитрасында  чагылыш  тапты,  аны  саклау  һәм  үстерүдә  безнең  илкүләм  лидерыбыз – Россия   Президенты Владимир Путин даими  кайгыртучанлык  күрсәтә»,  - дип  ассызыклады  ул.   

      Аннары  Татарстан  Республикасы  Президенты   Владимир  Путинның  бәйрәм  уңаеннан катнашучыларга юллаган  сәламен  укыды. Чара  бик  бай    концерт  программасы  һәм  мавыктыргыч ярышлар  белән  дәвам  итте. 

    25 июньдә 11.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча филиалы белән берлектә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.

    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр  итүенчә,    2019 елда  Россия  авыл  яшьләре  берлеге    инициативасы  белән    Гомумроссия  халык   фронты  яңа  «Авыл. Үсеш  территориясе» проектын башлап  җибәрде.  Аның  максаты – авыл  территорияләрендә  милли  проектларны  гамәлгә ашыруга  анализ ясау  һәм  авылны  үстерүдә  яңа  алымнар  булдыру.   Проект бурычларына   авыл  территорияләрен  үстерүгә  тәэсир  итә  торган  милли  проектларның  һәм  дәүләт  программаларының  үтәлешенә    мониторинг, авылда  тормыш  шартларын  яхшырту  буенча  тәкъдимнәр  әзерләү һәм  җирле  халыкны  авыл  торак  пунктларын  үстерүгә  җәлеп  итү  керә.      

Югары Симет авыл җирлегендә әйләнә - тирәне чистарту эшләре һәрдаим дәвам итә.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

22 июнь-илебез тарихында иң фаҗигале даталарның берсе. Миллионлаган солдатның балалары һәм оныклары өчен хәтер һәм кайгы көне.

23 нче июнь көнне Сүлә авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авылында 21 нче июньнән 22 нче июньгә каршы төндә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнар истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясе узды.   Мемориалга бабалары туган җиребезне яклаган яшьләр җыелган иде. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге чараны оештыруда төп роль алдылар. Геройлар истәлеге мәңгелек булсын!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Сүлә авылы клубында балалар белән викторина, өстәл теннисы һәм бильярд , урамда футбол уеннары уздырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Курсабаш авыл җирлеге халкына, тарихи урын-Биләр шәһәрчегенә экскурсия оештырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International