ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Шекше авылында яңа күпер эшләнәнеп файдалануга тапшырылды. Төзелеш эшен «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте башкарды.

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Балалар тынлы оркестр җитәкчесе Фәтхуллин Айдар Альберт улы Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы бүлеге укучылары өчен сабантуй оештырды. Чара барышында саф һавада төрле хәрәкәтчән уеннар булды, анда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты. Уеннарда актив катнашкан өчен барысына да бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният Бүлеге

Саба районы хуҗалыкларында тулы көчкә терлек азыгы эзерләү бара. Бүгенге көнгә 2600 тонна печән, барлыгы 32000 тонна сенаж әзерләнгән, шул исәптән 700 тонна төргәктә, шулай ук 9500 гектар күпьеллык үлән чабылган.

Юлбат мәдәният йорты,  китапханә хезмәткәрләре, Юлбат төп мәктәбе укучылары "Хәтер шәме" акциясенә кушылды.

 

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

23
июнь, 2019 ел
якшәмбе

23 июнь көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Казан дәүләт Сабан туен оештыруда катнаштылар.

Язлы Арташ авылында "Хәтер шәме" патриотик акциясе булып узды. 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

22
июнь, 2019 ел
шимбә

21 июнь көнне Миңгәр авылында традицион рәвештә халыкны Сабантуена чакырып бирнә жыю оештырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Саба муниципаль районы чемпионатында хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре ир-ат һәм хатын-кызлар командалары ярышында Сатыш авыл җирлегеннән  "Бигеней"командасы катнаша.Шулай ук, Саба муниципаль районы чемпионатында Сатыш авыл җирлегеннән "Сатыш" командасы катнаша.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

21 июнь киченнән 22 июнь иртәсенә таба, Тимершык авыл җирлеге буенча “Хәтер шәме” акциясе үткәрелде. Бөек Ватан сугышы башлануны искә алу чарасында җирлек активы, оешма хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

  21 июнь көнне Югары Симет авыл җирлегендә "Хәтер шәме" патриотик акциясе булып узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International