21 июнь көнне Югары Симет авыл җирлегендә "Хәтер шәме" патриотик акциясе булып узды. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелиск янына җыелдылар. Алар сугыш кырларында үлеп калган, илебез өчен көрәшкән батырларны, сугыш корбаннарын искә алып, шәмнәр кабызды.