Саба муниципаль районының «Тургай» приютында «Хәтер көне»

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

22 июнь-илебез тарихында иң фаҗигале даталарның берсе. Миллионлаган солдатның балалары һәм оныклары өчен хәтер һәм кайгы көне.

Хәтер һәм кайгы көнендә без, илебезгә Җиңү китергән һәм киләчәк бүләк иткән совет кешеләре буыны алдында баш иябез. Без моны беркайчан да онытмаячакбыз!

22 июнь көнне тәрбияче Дәүләтгәрәева Г. З. балалар белән Бөек Ватан сугышы башлануга багышланган "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Бер минут тын торганнан соң балалар үз шәмнәрен кабыздылар һәм аларны мемориалга куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International