Район Мәдәният йортында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Оешма рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары белән балалар күңелле уеннарда катнаштылар, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннаң тәкъдим ителгән күңелле әкияти чараны тамаша кылдылар. Һәр уенда аларны кызыклы бүләкләр һәм тәм-томнар көтә иде. Шулай ук рәсем бәйгесенең иң актив катнашучы яшь рәссамнары Профсоюз оешмасының Дипломына һәм истәлекле бүләгенә дә ия булдылар.