ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге ТАССРга 100 ел

31
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 30 августында Байлар Сабасы «Аргамак» картодромында чаңгы буенча ярышлар узды.

Тэги: ТАССРга 100 ел #SABA 90

10
июль, 2020 ел
җомга

«09» июль көнне Эзмэ авыл жирлегенен Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ямьле Саба» проекты кысаларында һәм ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, балалар өчен Эзмә авылы буйлап туристик маршрут оештырдылар. Балалар сәяхәте Эзмә авылы мәчетенә барудан башланды. Авыл аксакалы Илнур Газизов балаларга мәчет тарихы һәм мөселман тормышында намазның нинди мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Шулай ук  мөселман дине китаплары, Бөек Ватан сугышына багышланган альбомнар белэн таныштырды. Аннары маршрут шэхси эшмэкэр Мавлетов Айдарнын «Камелия мебель» цехы эше белән танышуны үз эченә алды. Айдар Мавлетов балаларга үз цехының эше турында сөйләде, әзер эшләнмәләренең үрнәкләрен күрсәтте. Килэсе тукталыш - Нурия Низамиева белэн очрашу булды. Нурия апа балаларга үзенең иҗаты турында сөйләде, үзе язган шигырьләрен укыды. Сәяхәтне тәмамлап, балалар мәдәният йортына жыелды, анда алар барысы да татлы карбыз белән сыйланды. Танып-белү экскурсиясе үтте, балалар походта бик теләп катнаштылар һәм шат кунел белэн өйләренә  таралдылар.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге ТАССРга 100 ел

7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Югары Шытсу авылында яшьләр көненә һәм районның 90 еллыгына багышланган волейбол ярышлары булып узды. Беренче урынны "Мәктәп" командасы яулады, икенче "Сатыш" командасы һәм өченче урынга "Шытсу кызлары" лаек булды. Ахырдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасын тәкъдим иттеләр.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге ТАССРга 100 ел

5 июль көнне Кызыл-Мишә авылында яшәүче Шакирҗанова Рауза Нурәхмәт кызына 90 яшь тулды. Рауза апаны туган көне белән котлап ТР Президенты открыткасы һәм бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ТАССРга 100 ел #SABA 90

28
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

      Лесхоз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышлап, "Мин яратам сине, Туган ягым!" дигән онлайн стенгазета чыгарды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

26
май, 2020 ел
сишәмбе

     Бүген 26.05.2020 Саба муниципаль районы Башлыгы Р. Н.Миңнеханов «Саба урман хуҗалыгы» ҖЧҖ һәм «Саида» ҖЧҖ предприятиеләренә чыгарыла торган товарларда «Татарстан АССРның 100 еллыгы»мәгълүмати билгесен кулланган өчен сертификатлар тапшырды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

Шекше һәм Алан-Елга авылларында миллилекне, өй, капка, койма бизәлешендә нәкъ менә татар халкына хас үзенчәлекләрне саклап калу, халыкның моңа игътибарын җәлеп итү һәм кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Шекше авыл мәдәният йорты “Авылым бизәкләре” дип исемләнгән онлайн-сәхифә ачты. ТАССРның 100, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган чара  ике авыл урамнарын карап, йөреп чыгудан башланды, игътибарны җәлеп итәрдәй хуҗалыклар янына туктап материал тупланды,  анализлаганнан соң, фотоларны инстаграмдагы аккаунтка урнаштырып, күрсәтелгән матур йорт астына аның хуҗалары турында мәгълүмат язып барылды.  Яңа төр эш алымы  аккаунтка язылучы- авылдышлар, якташларга бик ошады. 25 майга 42 публикация ясалды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

#ТАССР100 #сабыкультура #отделкультурысабинскогорайона хештеглары астында Югары Шытсу мәдәният йорты ТАССРның 100 еллыгына багышланган «27 майга 27 җыр» онлайн - акциясе үткәрде.  Инстаграм битендә туган як, туган авыл турында яки ТАССР заманында җырланган җырлар белән видеолар урнаштырылды.

Тэги: ТАССРга 100 ел

20
март, 2020 ел
җомга

2020  елның 16 март көнендә  Югары Утар акылга зәгыйфь булган  балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р.,ТАССРның 100 еллыгына багышланган, территория буйлап «Минем туган йортым» танып-белү экскурсиясен үткәрде.

Тэги: ТАССРга 100 ел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International