Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрелде.

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

23 октябрь көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәсем бүлеге укытучылары Галиева Э. Р. һәм Гомәрова Л. Г. 2-3 сыйныф укучылары белән  ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрделәр. Дәрестә укучылар орнамент төшенчәсе, аның барлыкка килүе, рәсем мотивлары буенча орнамент характеристикасы белән таныштылар. Биремне рәсмиләштерү өчен фанерадан (брошь) эшләнмәләр, татар орнаменты элементлары, акрил буяулар, эпоксид сумала, ялтыравыклар кулланылды. Һәр укучы үз эшләнмәләрен төрле төстәге гамма буенча бизәде. Бирем белән беррәттән, укытучылар балаларны орнаментның барлыкка килүе һәм төрләре белән таныштырдылар, викторина үткәрделәр. Дәрес ахырында укучылар куелган максатны үтәп, милли татар орнаменты белән бизәлгән әзер эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International