Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында ТАССРның 100 еллыгына багышланган территория буйлап «Минем туган йортым» танып-белү экскурсиясе

2020 елның 20 марты, җомга

2020  елның 16 март көнендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган  балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р., ТАССРның 100 еллыгына багышланган, территория буйлап «Минем туган йортым» танып-белү экскурсиясен үткәрде.

Максаты: балаларда туган йортка - интернатка карата танып-белү кызыксынуын үстерү.

Бурычлар:

- дусларча мөнәсәбәтләр формалаштыру;

- күзәтүчәнлекне һәм кызыксынучанлыкны үстерү;

- туган йортка, интернатка карата мәхәббәт тәрбияләү.

Экскурсияләр-ул балаларга дөньяның  кызыклы һәм күптөрле булуын күрсәтү ысулы. Балалар  бик теләп  интернат-йорты территориясе буйлап экскурсиягә чыктылар. Экскурсия вакытында тәрбияче балаларга бөтен җирне күрсәтте һәм аңлатты. Бу экскурсиядән балалар әйләнә-тирәлек турында бик күп тәэсирләр алдылар, үзләренең күзаллауларын киңәйттеләр, белемнәрен тирәнәйттеләр, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлыкларын арттырдылар.

 

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар  йорты- интернатында  «Минем яраткан геройларым» әвәләп ясау дәресе

2020   елның 19  мартында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар  интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. инициативасы белән "Минем яраткан геройларым"дип исемләнгән әвәләп ясау дәресе үткәрелде. Анда 4 укучы катнашты. Чараның максаты :

-әкият жанры турында белемнәрне киңәйтү өчен шартлар тудыру, балаларда пластилиннан әвәләп ясаушөгыленә карата кызыксыну уяту;

-кулларның вак моторикасын үстерү;

- тырышлык һәм пөхтәлек тәрбияләү.

Пластилиннан  әвәләп ясау сабыйның кул  моторикасын һәм күзаллауларын бик яхшы үстерә. Әвәләү аша бала үзенең барлык тискәре хисләрен һәм энергиясен чыгара. Агрессия, усаллык, канәгатьсезлек пластилинда кала, ә бала тыныч һәм тәртипле булырга өйрәнә.

Бүгенге дәрестә без яраткан әкият геройларын пластилиныннан ясадык. Башта укылган әкиятләр искә төшерелде. Яраткан геройны ясауга керешкәнче, пластилинны кулдан йомшарттылар. Төрле формалар ясадык, аларны әкият геройларына әйләндердек. Соңыннан  геройлардан зоопарк ясадылар, күргәзмә оештырдылар. Балалар дәрестән бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International