21-23 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә Идел буе спорт академиясе базасында билбау көрәше буенча 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге булып узды. Беренчелектә 35 илдән 200 дән артык көрәшче катнашты. Саба муниципаль районының "Олимп" спорт мәктәбе укучысы Габдрахманов Инсаф 55 кг авырлык категориясендә 1 урынны алды. Инсаф һәм тренерны җиңүләре белән котлыйбыз! Сезгә бәхет, үз көчләрегезгә ышаныч һәм уңышлар телибез!