21 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына салынган Олы Кибәче һәм Төбәк авылларындагы һәйкәл-обелисклар янында "Хәтер шәме" акциясе булды. Акциядә балалар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты. Сугыш чоры балалары булган Гатиатуллина Әлфинур һәм Газизова Рәхилә апалар балаларга бу куркыныч еллар турында сөйләделәр.