ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

    Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ады Зәйдуллина җитәкчелегендә күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар - эре төзүчеләр, банклар, күчемсез милек агентлыклары һәм тд вәкилләре өчен «түгәрәк өстәл» узды.

Елыш авылы мәчетендә эчке төзелеш эшләре бара

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

16
июль, 2019 ел
сишәмбе

16 июль көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге һәм мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты тарафыннан Явлаштау авылының Сабантуй мәйданында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре өчен бәйрәм оештырылды. Флагны күтәрү хөрмәтенә Кызыл Мишә һәм Олы Арташ авыл мәдәният йортлары мөдирләре яуды, алар 2018 ел нәтиҗәләре буенча республика буенча иң яхшы мәдәният учреждениеләре булдылар. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе М. Р. Ишниязов мәдәният хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм бүләкләр тапшырды. Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Р. Ф. Заһидуллин барысын да бәйрәм белән котлады, конкурс һәм фестивальләрдә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга рәхмәт хатлары, актив профсоюз эше өчен Татарстан Республикасы Һөнәр берлегенең республика комитеты грамоталарын тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре ярышларда һәм милли уеннарда актив катнаштылар, кыр кухнясы авыз иттеләр, бүләкләр алдылар. Бәйрәм клуб хезмәткәрләре башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Һәр катнашучы уңай энергия алды, бәйрәм бик күңелле үтте!

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе белән берлектә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләргә автоном янгын белдерүче кисәткечләр куелды, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Автоном янгын белдерү кисәткечләре   Саба муниципаль районының “ФРГ “ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте спонсоры тарафыннан тәкъдим ителде.

Тэги: СЯИ

     Республикада  2019 елгы  уңышны  җыеп алуга  һәм  туфракны  төп  эшкәртүгә  әзерлек  буенча  АПК предприятиеләре арасында  конкурпс  башланды.    Конкурсның  максаты  – ашлык  җыю  комбайннары  паркын, башка  авыл  хуҗалыгы  техникасын  һәм  хуҗалыкларның  ындыр  табагы  җайланмаларын    урып-җыю кампаниясенә вакытында  һәм сыйфатлы  әзерләүне,   шулай  ук  туфракны  төп  эшкәртү  агрегатларын  әзерләүне   тәэмин  итү.  

2019 елның  11 июлендә Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге белгечләре Нурмиева Розалия Котдус кызы һәм Таҗниева Рузалия Гайфулла кызы белән берлектә, өлкәннәребез өчен Тимершык авыл җирлегенә сәяхәт оештырдылар. Өлкәннәр Тимершык авылының табигате белән таныштылар , Изге чишмәдә булдылар. 

Туризм өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәтләндерүгә зур йогынты ясый, психосоматик авыруларны профилактикалауга, физик форманы һәм сәламәтлекне саклауга,  кызыклы кешеләр белән аралашуга ярдәм итә.

   Экскурсия бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, өлкәннәр экскурсиядән бик канәгать булдылар, киләчәктә шушындый чараларны кабатларга теләк белдерделәр.

Истәлеккә калырлык итеп фотосүрәткә төштеләр.

Тэги: СЯИ

Олы Нырты авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым акчасына зиратларны төзекләндерү буенча эш алып барыла. 

Тэги: Олы Нырты авыл җирлеге

         13 июль көнне районыбызда «Автоледи – 2019» конкурсы булып узды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә 9 гүзәл зат катнашты.

Шәмәрдән  авыл җирлегендә Кырбаш авылында “Питрау көненә” бирнә җыю оештырылды.  

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

Тирә якны төзекләндерү максатыннан Тимершык авыл җирлеге буенча иске йорт, каралты кура сутү эшләре даими үткәрелеп тора. Соңгы көннәрдә Тимершык авылы Ак Чишмә урамында иске йорт сүтелеп территориясе чистартылды. 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International